Әбҗәлил районында укытучысы мошенниклар тозагына эләккән һәм 2 миллион сум акча югалткан. Педагог аферистлардан алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Укытучы ханым сөйләгәнчә, аңа янәсе дә хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыраткан һәм чит илгә шикле акчалар күчерүе турында хәбәр иткәннәр. Куркытканнан соң, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә вәгъдә иткәннәр. Педагог 1,2 миллионнан артык сумга кредит алырга ризалашкан, 80 мең сумга якын үз акчасын “хәвефсез исәпкә " күчергән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомствода янә искә төшерәләр: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз! Пассив керем тәкъдим итүче “брокерларга” ышанмагыз, беркайчан да кредит акчаларын салмагыз һәм шикле тәкъдимнәрдән баш тартыгыз. Үзегезне саклагыз!