Агыйдел шәһәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы “Звезда” позывнойлы якташыбыз кызын беренче сыйныфка озатырга кайткан. Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Әни кеше елдан артык инде алгы сызыкта, күптән түгел кыска вакытлы ялга өенә кайткан.
"Бу батыр кызыбыз белән очрашуыбыз беренчегә генә түгел. Үз гомерен куркыныч астына куеп, ул махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләрнең гомерләрен коткара. Дәваханәдә тыныч эшен калдырып, яраланган хәрбиләргә ярдәм итү өчен алгы сызыкка китүе – чын батырлык һәм үз бурычына тугрылыгын күрсәтә", - дип яза үзенең Тelegram-каналда муниципалитет җитәкчесе.
Денис Ирназаров якташыбыз һәм аның кызы белән очрашкан, булачак укучыга яңа уку елына бүләкләр тапшырган.
Фото: Денис Ирназаров, ТГ