-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 август 2024, 09:00

“Балама андый һөнәр теләмәс идем...”

Әти-әниләр арасында сораштыру үткәргәннәр.  

“Балама андый һөнәр теләмәс идем...”
“Балама андый һөнәр теләмәс идем...”

Балаңның нинди һөнәр сайлавын теләр идең? Белем көне алдыннан “АльфаСтрахование" уздырган сораштыруы нәтиҗәләре белән “Газета.Ru" басмасы таныштыра.

 Сораштыруда катнашкан әти-әниләрнең өчтән береннән күбрәге балаларының куркыныч, җаваплы, авыр һәм стресс дәрәҗәсе югары булган һөнәрләрне сайлауларын теләми. Аерым алганда, полиция, шахтер, хирург һөнәрләрен шундыйлардан, ди алар.

Беренче чиратта, әти-әниләр авыр физик хезмәт таләп ителгән һөнәрләргә каршы. 78 процент ата-ана баласының шахтер булуын теләми. 72 процент — төзүче, 69 процент — йөк ташучы, 68 процент — зур йөк машиналары йөртүче, 65 процент — металлург, 61 процент  — тимер юлчы, 56 процент — ташчы, 52 процент — газчы,  48 процент химия сәнәгате хезмәткәре булуына каршы. Шулай ук электр техникасы, файдалы казылмалар чыгару, агрохимия, гадәттән тыш хәлләр, авиация белән бәйле һөнәрләрне дә әйткәннәр.

Икенче урында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һөнәрләр тора. Аларга каршы 43 һәм 39 процент ата-ана үз фикерен белдергән. Алар билгеләвенчә, әлеге белгечлекләр еш кына түбән хезмәт хакы һәм карьера үсеше булмау белән бәйле. Шул ук вакытта җаваплылык һәм стресс дәрәҗәсе зур.

Балаларның медицинада эшләвенә респондентларның 26 проценты каршы, бигрәк тә хирург булуны теләмиләр. Алар фикеренчә, башка кешенең гомере һәм сәламәтлеге өчен борчылу куркынычы артык зур. Моннан тыш, күп кенә ата-аналар балаларының слесарь, агроном, токарь, бухгалтер, шулай ук урам себерүче булуына каршы.

Шул ук вакытта программист  (45 процент), юрист (31 процент) кебек һөнәрләргә уңай карыйлар, аларны тотрыклы һәм абруйлы дип саныйлар.

Ата-аналарның 25 проценты сәламәтлек саклау өлкәсендәге һөнәрләр яклы. Алар балаларының стоматолог, офтальмолог, терапевт булуын тели.

 

Фото: tdelit.ru

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: