+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Чипсы, кириешки, кыздырылган колбаса...

Шундый ризыклар белән генә тукланган ике яшьлек бала чак үлемнән калган.

Чипсы, кириешки, кыздырылган колбаса...
Чипсы, кириешки, кыздырылган колбаса...

Бурятиядәге табиблар ике яшьлек баланың гомерен саклап калган. Бу хакта РИА “Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Сабыйга озак вакыт кыздырылган ризык һәм чипсы, кириешки, снеки ашатканнар. Шуның аркасында ашказаны асты бизе некрозы барлыкка килгән

"Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары кискен панкреонекрозлы баланың гомерен саклап калды. Ашказаны асты бизенең кискен ялкынсынуы сәбәбе – кыздырылган колбаса, бәрәңге, снекларны артык күп куллану", - диелә дәваханәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

1 яшь тә 8 айлык баланы санавиация белән Бурятиянең бер районыннан август башында китергәннәр. Сабый бик авыр хәлдә була.  Ашказаны асты бизеннән сыеклык корсак куышлыгына эләгү аркасында перитонит башланган, шулай ук эчәклекнең үтә алмавы ачыкланган. Табиблар сабыйга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзер аның хәле яхшырган, амбулатор дәвалануга чыгарганнар.

Әти-әниләр, балагызның сәламәтлеге – сезнең кулда. Туклану сәламәт, баланың яшенә туры килгән булырга тиеш.

 

Фото:pikabu.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: