-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 сентябрь 2024, 16:30

Ни өчен бала йоклаганда тешен шыгырдата?

Теш табибы моның сәбәбен аңлатты.

Ни өчен бала йоклаганда тешен шыгырдата?
Ни өчен бала йоклаганда тешен шыгырдата?

Йоклаганда кайберәүләрнең чәйнәү мускуллары кысыла. Шул сәбәпле кеше теш шыгырдата. Бу күренеш бруксизм дип атала. Табиб-стоматолог Алексей Антипенко “Sputnik” радиосына биргән интервьюсында балаларның теш шыгырдату сәбәбен стресс белән аңлата.

Яңа уку елы башлангангач кайбер балалар стресс кичерә. Аның бер чагылышы – бруксизм ягъни йокы вакытында теш шыгырдату, шулай ук көндез тешләрне озак вакыт көчле итеп кысу, бигрәк тә игътибарын нәрсәгә дә булса туплаган вакытында.

"Барысы да баланың психик үзенчәлекләренә, җәйне ничек үткәрүенә һәм үзен коллективта ничек хис итүенә бәйле. Бу күренеш яшәү рәвешенең кискен алмашынуы белән бәйле. Бруксизм күренешен стресс китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, баланың җиңел генә ярсып китү гадәте, смартфон, мультфильмнар яки йоклар алдыннан татлы ризыклар шулай ук югары нервлылану һәм төнге бруксизм күренешләренә сәбәп булырга мөмкин", – ди Алексей Антипенко.

Белгеч әйтүенчә, кайбер очракларда бруксизм сөт тешләренең даими тешләр белән алышынган вакытта барлыкка килә. Бу чорда төнге бруксизм башланырга мөмкин. Тешләрнең төп алмашынуы якынча алты яшьтән  унике яшькә кадәр узачак, тешләр  тулысынча ундүрт яшькә формалаша.

Игътибарсыз калдырсаң, йоклаганда теш шыгырдату гадәте организмга зур зыян салырга мөмкин. Әйтик, йоклаганда даими рәвештә теш шыгырдаткан кешенең казналыклары авырта, эмале кыршылу аркасында, тешләре уала, коела башлый. Антипенко ата-аналарга бала артыннан күзәтергә, бу патология гомерлек гадәткә әйләнмәсен өчен стоматолог-ородонтка, әгәр сәбәбе тешләр белән бәйле булмаса, психолог яки невропатологка күренергә киңәш итә.

 

Фото: stedlady.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: