+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 сентябрь , 14:30

"Пенсиягезне дөрес исәпләмәгәннәр..."

Дәү әниләр, мошенниклар кармагына эләкмәгез!

Пенсиягезне исәпләүдә хата бар, дигәннәр...
Пенсиягезне исәпләүдә хата бар, дигәннәр...

Уфада яшәүче пенсионер хатынга мошенник шалтырата һәм, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, эчке тикшерү барышында аның пенсиясен дөрес исәпләнмәвен хәбәр итә.

Түләүләр күләмен яңадан исәпләү өчен (арттыру ягына) аңа Пенсия фонды бүлегенә читтән торып язылырга тәкъдим итә.  Ә чиратка язылу өчен телефонга килгән смс-хәбәрдәге кодны гына әйтергә кирәк була.

Кодны әйтү белән, хатын мошенникларга үзенең шәхси "дәүләт хезмәтләре" кабинетына керү мөмкинлеген биргән. Алга таба җинаятьчеләр билгеле схема буенча эш итә, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Пенсионерны кредит рәсмиләштерергә һәм 1,2 миллион сумнан артык акчаны "хәвефсез" исәпкә күчерергә күндерәләр.

Исегездә тотыгыз, смс-хәбәрдәге код сезнең үз кулыгыз белән имза куюга тиң. Иң хәвефсез, куркыныч булмаган исәп – ул сезнең банк бүлегендә ачылган счетыгыз, ә телефон аша ниндидер билгесез зат әйткәне түгел!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: