+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 сентябрь , 16:50

Республика ана капиталын булдырмакчылар

Аны кемнәр алачак?

Республика ана капиталын булдырмакчылар
Республика ана капиталын булдырмакчылар

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 300 мең сум күләмендә республика ана (гаилә) капиталы булдыруны тәкъдим итте. Мондый тәкъдимне бүген Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет утырышында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова белдерде.

Аерым алганда, гаилә капиталын 35 яшькә кадәрге хатын-кызларга 2025 елның 1 гыйнварыннан соң өченче баласы туган яки уллыкка алган очракта түләргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, министрлык яшь йөкле хатын-кызларга, 24 яшькә кадәрге студент кызларга учетка басканнан алып сабый туганчыга кадәр ай саен ике төбәк яшәү минимумы күләмендә – 28,3 мең сум түләргә тәкъдим итте.

"Бүген төбәкнең Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты утырышында безнең министрлык гаиләгә, шул исәптән балалы яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чаралар тәкъдиме белән чыкты. Башкортстанда бу мәсьәләләр милли гаилә-демография сәясәте өстенлегендә тора. Әйтелгән тәкъдимнәр, хупланган очракта, нормалар төзү процессының барлык этапларын узарга тиеш. Аларны гамәлгә ашыру шулай ук төбәк бюджеты мөмкинлекләренә бәйле. Әмма без мондый чараларны, шул исәптән финанс чараларын да тәкъдим итәбез” , - дип ачыклык керткән  “Башинформ” агентлыгына республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Министр аңлатканча, хәзер төбәктә ана капиталы күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне уллыкка алучылар ала.

“Өстәвенә, федераль ана капиталы күләмендәге сумма уллыкка алган саен түләнә, әгәр ул инвалид бала икән, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 100 мең сумга арта”, — дип белдерде Ленара Иванова.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: