+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 сентябрь , 09:30

Өске йозакны ача алмады...

Янгын сүндерүчеләр 10 яшьлек малайны коткару тарихын сөйләгән.

Өске йозакны ача алмады...
Өске йозакны ача алмады...

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерүчеләре 10 яшьлек малайны коткарган. Барысы да беренче каттагы фатирда булган. Ванна бүлмәсендә кер юу машинасы эшли торган розетка яна башлаган.

Бәхеткә, малай югалып калмаган һәм 101 номерына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче МЧС диспетчеры Виталий Андрушко бала белән элемтәдә булган.

"Малай ванна бүлмәсенең ишеген нык итеп япты. Урамга чыгып китә алмады: өске йозакны ача алмады. Шуннан соң мин балага иң ерак бүлмәгә керергә һәм тәрәзәдән тын алырга куштым. Аннан да чыгу мөмкинлеге юк иде: тәрәзәләргә рәшәткәләр куелган иде", - ди диспетчер.

Икенче очрак Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре 5 яшьлек малайны кулларында күтәреп алып чыккан. Бала зажигалка белән диванга ут төрткән һәм куркуыннан ванна бүлмәсенә кереп яшеренгән. Баланы табибларга тапшырылган.

Бу ике очракта да сабыйлар өйдә үзләре генә булган. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр, табиблар тиз арада килеп, балаларның гомерен саклап калган.

Әти-әниләр, кечкенә балаларга янгын вакытында үзләрен тоту кагыйдәләрен, нинди номерлар буенча шалтыратырга кирәклеген, шырпы-зажигалка белән уйнарга ярамавын аңлатыгыз. Өйдәге электр корылмаларының, розеткаларның төзеклегенә игътибарлы булыгыз.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: