Новосибирск шәһәрендә тумыштан килгән авыр чир - Нетертон синдромы (тән тиресе куба) булган малайны Ростовта яшәүче гаилә уллыкка алган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
Малайга тугач та шундый диагноз куйганнар, биологик әнисе баладан баш тарткан. Шуннан соң аның анкетасы опекага алырга мөмкин булган балалар базасына эләккән. Ләкин малайны җиде ел буе алырга теләүчеләр табылмаган һәм ул бу вакытта дәваханәдә яшәгән.
Ростовта яшәүче ирле-хатынлы пар бу малай турындагы мәгълүматны беренче тапкыр моннан бер ел элек күргән. Алар бергә уйлашып, баланы үзләренә тәрбиягә алу турында ныклы карарга килгән.
"Шулкадәр акыллы баланың шундый учреждениедә булуы бик кызганыч иде. Аның урыны анда түгел. Ул бик акыллы, кызыксынучан, барысын да тиз эләктереп ала. Ул безне үзенә каратты, һәм без аны алырга карар кылдык", - дип сөйләгән малайның яңа әти-әнисе.
Баланы алып китәр алдыннан, алар берничә тапкыр Ростовтан очрашуларга килгән. Үз әнисенә кирәкмәгән авыру сабыйны сыендыручы кешеләрнең олы йөрәкле булуы сокландыра. Балага гаилә җылысында тернәкләнергә язсын...
Фото: «Солнечный Город» Благотворительный фонд/VK