Уфада хатын-кыз Софья Перовская урамындагы торак йорт ишегалдында балага һөҗүм иткән. Бу хәл домофон камерасы объективына эләккән. “БашДТП” телеграм-каналында аноним рәвештә бастырылган видеоязмада балалар мәйданчыгында малай янына хатын-кызның йөгереп килүе, баланы этеп җибәрүе, егылгач, аяклары белән типкәләве күренә. Аннары алар янына ир кеше килә һәм алар өчәүләп подъездга таба киләләр, домофонда кемнеңдер фатирын җыялар. Хатын авырлы булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.
Хатынны мондый адымга нәрсә этәргән, болары әлегә билгесез. Хокук сакчылары инцидентны игътибарсыз калдырмас дип ышанабыз.
Фото:“БашДТП” видеодан скрин