Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 сентябрь , 15:00

Кибеттән алган пилмәнне ашаганнар...

Гаиләдәге өч бала үлгән, берсе авыр хәлдә.

Кибеттән алган пилмәнне ашаганнар...
Кибеттән алган пилмәнне ашаганнар...

Авыл кибетеннән сатып алган азык-төлек белән агуланган гаиләдән өченче бала үлгән, дип хәбәр итәләр Красноярск крае буенча Русия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Баланың яше ачыклана. Аңа кадәр дәваханәдә бу гаиләнең 6 яшьлек кызлары һәм 13 яшьлек малайлары вафат булган.

Кичә, 21 сентябрьдә, Красноярск крае Красная Сопка авылының медицина учреждениесенә агулану билгеләре булган ирне һәм хатынны, шулай ук аларның 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек дүрт баласын китергәннәр. Табиблар әти-әнинең һәм ике баланың хәлен бик авыр дип бәяләгән. Моңа кадәр гаилә кичке ашка урындагы кибеттән сатып алынган тавык ите һәм пилмән ашаган була.

Русия Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Гаилә әгъзалары агуланган матдә тикшерү тарафыннан ачыкланмаган.

 

Фото: resizer.mail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: