Уфада алкоголь белән мавыгучы бер хатын инде берничә ел ирен тукмап һәм баласын куркыкып яши. Ир, ниһаять, аерылышырга һәм аның ана хокукын чикләргә тели.
“Честный репортаж” телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын 2014 елдан бергә. Башта барысы да әйбәт булган, кызлары туган, аңа хәзер дүрт яшь. Аннары хатын эчә башлаган: башта — сыра, аннары аракыга күчкән.
Ире әйтүенчә, алкоголь тәэсирендә хатын еш кына гауга куптара, истерикага бирелә, ә аннары аны һәм аларның кечкенә баласын кыйный башлый. Ире аңа ярдәм итәргә тырышып, дәвалау өчен клиникага урнаштырган, дарулар сатып алган, начар гадәтен ташларга күндереп караган, ләкин берни дә барып чыкмаган. Хатын берничә тапкыр бик каты эчеп, йодрыклары белән иренә ташланган.
Гаилә башлыгы полициягә һәм опека органнарына мөрәҗәгать иткән. Ә аннары аерылышырга гариза биргән. Бу хакта белгәч, хатыны аны янә кыйный. Хәзер инде ир адвокат яллаган, ул аның ана хокукларын чикләргә тели.
Кызганыч, шундый әниләр дә була дөньяда...