-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 октябрь , 15:15

Вячеслав Добрынин вафат

Күпләрнең яраткан композиторына 78 яшь иде.

Вячеслав Добрынин вафат
Вячеслав Добрынин вафат

Русиянең халык артисты, композитор, эстрада җырчысы Вячеслав Добрынин вафат. Аңа 78 яшь иде. Эстрада легендасы белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак билгеле булачак.

“Mash” басмасы мәгълүматы буенча, артист бүген Мәскәү клиникаларының берсендә вафат булган, ул бер атна элек инсульт белән дәваханәгә озатылган иде.

Үзенең иҗади тормышы дәвамында Вячеслав Добрынин 1000 гә якын җыр язган, шул исәптән «Синий туман», «Не сыпь мне соль на рану», «Колдовское озеро», «Ах, какая женщина», «Рыжий конь», «Ни минуты покоя», «Все, что в жизни есть у меня» һәм башка бик күп хитлары белән күпләрнең йөрәгендә урын алды ул. Маэстро Иосиф Кобзон, Алла Пугачева, Михаил Боярский, Маша Распутина, Ирина Аллегрова һәм башка йолдызлар белән эшләгән, шулай ук үзенең үлемсез шлягерларын үзе дә башкарган.

 

Фото: tochka.by

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: