Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 октябрь , 14:15

Үсмер мунча якканда пешкән

Малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.

Үсмер мунча якканда пешкән
Үсмер мунча якканда пешкән

Уфаның Металлистлар урамында 15 яшьлек малай мунча якканда пешкән. Үсмер мич якканда газ баллончыгы кулланган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ут белән саксыз эш итү аркасында аның төрле дәрәҗәдә аяк-куллары пешкән. Үсмерне шәһәр дәваханәсенә озатканнар.

"Янгын сүндерүчеләр кирәк булмаган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы тикшерү үткәрә", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: