-7 °С
Кар
Бу дөньяда нинди генә хәлләр турында ишетергә туры килми, исең-акылың китәрлек хәлләр бар.
Түбән Новгородта яшәүче бер ханымның тешендә теш табибы-ортопед очраклы рәвештә ике сантиметрлы энә тапкан, дип хәбәр итә “pravda-nn.ru” басмасы. Билгеле булуынча, “табыш"ны ханымның тешләрен планлы дәвалау вакытында рентген күрсәткән.
Портал билгеләп үткәнчә, энәне берничә ел элек ханымның тешләрен дәвалаган башка белгеч “оныткан” булып чыга.
Шунысы да аптырата, бу вакыт эчендә пациентка аның барлыгын берничек тә сизмәгән.
Фото:Telegram-канал «Бокал просекка»