Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 октябрь , 09:20

Бала ашлык саклау шахтасына егылып төшкән

Күпсанлы җәрәхәтләр алган малайны дәваханәгә китергәннәр.

Бала ашлык саклау шахтасына егылып төшкән
Бала ашлык саклау шахтасына егылып төшкән

Кичә кич Нефтекамада элеватор бинасындагы ашлык саклау шахтасына 12 яшьлек малай төшеп киткән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре коткару бавы ярдәмендә шахта төбенә төшкән, бала аңында булган, ләкин урыныннан кузгала алмаган.

Ике катлы коткару элмәге ярдәмендә малайны шахтадан күтәргәннәр. Бала каты носилкаларда элеватор бинасыннан төшерелгән һәм табиблар кулына тапшырылган. Күпсанлы имгәнүләр һәм җәрәхәтләр белән үсмер Нефтекама дәваханәсенә китерелгән.

Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: МЧС России

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: