Ашлык саклау шахтасына 12 метр биеклектән егылып төшкән 12 яшьлек малайның үзен ничек хис итүен ачыкланды. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бала әле реанимациядә.
"Хәле тотрыклы, бала аңында. Нефтекама дәваханәсе табиблары Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре белән элемтәдә тора. Санитар авиация линиясе буенча консультацияләр үткәрелә", — диелә министрлык мәгълүматында.
Бүген язуыбызча, бу хәл кичә кич Нефтекамада элеватор бинасында булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре коткару бавы ярдәмендә шахта төбенә төшкән, бала аңында булган, ләкин урыныннан кузгала алмаган. Ике катлы коткару элмәге ярдәмендә малайны шахтадан күтәргәннәр. Аны каты носилкаларда элеватор бинасыннан төшергәннәр һәм табиблар кулына тапшырганнар. Күпсанлы имгәнүләр һәм җәрәхәтләр белән үсмерне Нефтекама дәваханәсенә китергәннәр.
Фото:МЧС по РБ