Тольяттида фатирда күпсанлы пычак җәрәхәтләре булган ике кечкенә кызның гәүдәсе табылган, үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта 8 октябрьдә Русия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча идәрәсендә хәбәр иттеләр.
"Бүген Тольятти шәһәренең Комсомол районында урнашкан күпфатирлы йортның бер фатирында көчләп үтерү билгеләре булган ике кечкенә кызның гәүдәләре табылган — муен һәм гәүдәдәләрендә күпсанлы пычак җәрәхәтләре. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган", - диелә басмада.
“Известия” басмасының үз чыганагы мәгълүматлары буенча, 2019 һәм 2022 елгы кызларны үтерүдә 13 яшьлек үги апалары шикләнелә. Муеннарында һәм гәүдәләрендә күпсанлы пычак җәрәхәтләре булган кечкенә балаларның гәүдәләре фатир балконында табылган. Фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли, шулай ук җинаятькә катнашы булган затларны эзләү алып барыла. Эшне тикшерү барышы тикшерү идарәсе җитәкчелеге контролендә тора.
Фото:t.me/su_skr63