Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 октябрь , 18:20

Штрафны мөдирдән түләткәннәр

Уфада 3 яшьлек сабый балалар бакчасында имгәнгән.

Штрафны мөдирдән түләткәннәр
Штрафны мөдирдән түләткәннәр

Уфаның Октябрь районы прокуратурасы балалар травматизмын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешен тикшергән. Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның августында 3 яшьлек малай, балалар бакчасында уйнаганда, уң кулына егылган. Булган хәл турында тәрбияче җитәкчелеккә хәбәр итмәгән, шул сәбәпле, балага вакытында ярдәм күрсәтелмәгән. Шул ук көнне кичендә әти-әнисе бала белән травмпунктка килә, анда сабыйның кулы ике урыннан сынган булуы ачыклана.

"Прокуратура башлангычы белән балалар бакчасы мөдире Русия Җинаять кодексының  5.57 мәддәсе буенча 10 мең сум штрафка тарттырылды. Моннан тыш, аның адресына күрсәтмә кертелгән, аны карау нәтиҗәләре буенча тәрбияче дисциплинар тәртиптә җәза алган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото: toruda.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: