Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 октябрь , 14:50

Инвалид балага пенсия түләүне туктатканнар

Ун бала тәрбияләүче гаилә прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Инвалид балага пенсия түләүне туктатканнар
Инвалид балага пенсия түләүне туктатканнар

Уфаның Киров районы прокуратурасы күпбалалы әнинең мөрәҗәгате буенча пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерүне оештырды. Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгать итүче хатын ире белән бергә ун бала тәрбияли. Аларның җидесесе – тәрбиягә алынган, шул исәптән бишесенең сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Аларга пенсия түләү каралган. 1 августтан инвалид балаларның берсенә пенсия түләүне туктатканнар.

"Прокуратура булган хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук Русия пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең вазыйфалы затларының гамәлләренә бәя бирәчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: