Квитанциядә, гадәттәгечә, фатир хуҗасының мәгълүматлары, торак мәйданының метражы, счетчик күрсәткечләре күрсәтелгән. Шулай ук аларда ялган QR-кодлы бурыч турында мәгълүмат булырга да мөмкин. Әгәр аның буенча түләсәң, акча мошенникларга күчәчәк. Моннан тыш, QR-код фишинг сылтамага алып бара ала, һәм шул вакытта мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге алачак.
Ялган квитанцияне түләүченең реквизитлары буенча танырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. Моның өчен шикле квитанция мәгълүматларын алдагы түләүләрдә күрсәтелгән мәгълүматлар белән чагыштырырга кирәк. Түләүне алучының реквизитларын шулай ук идарәче яки ресурслар белән тәэмин итүче компания белән килешүдә яисә шунда мөрәҗәгать итеп тә ачыкларга мөмкин.
Фото: iz.ru