-1 °С
Кар
Уфада кечкенә кызга коткаручылар ярдәме кирәк булган. Кичә Уфа коткаручыларына бер хатын ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Качышлы уйнаган вакытта аның кечкенә кызы батареяга аягы белән кысылган.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре тиз арада сабыйны азат иткәннәр, аягын чыгарганнар. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.
Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте