Брянскта яшәүче 48 яшьлек хатын баласы туу турындагы ялган таныклык ясап, ике ел дәвамында дәүләттән 600 меңгә якын акча алып яткан. Аңа 100 мең сум штраф салганнар, дип хәбәр итә Telegram-каналда Брянск өлкәсенең гомум юрисдикция судларының берләштерелгән матбугат хезмәте.
"Суд билгеләвенчә, эш фигуранткасы законсыз рәвештә балалар пособиесе һәм булмаган бала туу турындагы ялган таныклык буенча башка социаль түләүләр сыйфатында 590 мең сумнан артык акча алган", - диелә хәбәрдә.
Хатынны мошенниклыкта гаепле дип тапканнар. Әлеге җинаять өчен максималь җәза 6 елга иркеннән мәхрүм итү каралган. Суд тикшерүе барышында Брянскта яшәүче хатын үз гаебен таныган, кылган эшенә үкенгән һәм зыянны тулысынча каплаган.
"Суд карары белән гаеплегә 100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәде", - дип хәбәр итә судларның матбугат хезмәте.