Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 октябрь 2024, 17:05

Шкафка кереп яшеренгән

Баласы барлын "оныткан" ана шулай качып йөри. 

Шкафка кереп яшеренгән
Шкафка кереп яшеренгән

Дәүләкәндә яшәүче хатын, яшәгән урыны буенча приставлар килгәч, шкафка кереп яшеренгән. Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, ана кеше баласына алимент түләмәс өчен качып йөри. Агымдагы елның гыйнварында аңардан балигъ булмаган бала файдасына акча түләтү турындагы документ үз көченә кергән.

"Үз улы турында хатын исенә дә төшерми, ә бәлки бөтенләй дә хәтерләмидер, чөнки ана бәхетен алкогольгә алыштырган. Ата-ана хокукларын тергезер урынга, ул азгын тормыш рәвешен сайлаган. Туган шәһәрендә законны үтәүдән качып йөрергә бернинди чарасы калмагач, яшәү адресын үзгәрткән", - дип хәбәр иттеләр ГУФССПның төбәк буенча идарәсендә.

Башта аны Дәүләкән районында яшәүче әнисе йортында эзләп табалар. Суд приставы алимент түләмәүче ананы административ җаваплылыкка тарттырган, ә суд җәзаны мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләгән. Карар белән танышканнан соң, хатын яңадан юкка чыккан, аны эзләүгә игълан итәләр. Хатын республиканың берничә районында очраклы эш хакы алып йөргән: урындагы фермерларда сыер һәм сарык көтүе көткән.

Эш бирүчеләрнең берсе әйтүенчә, ул Дәүләкән районында берәүгә йортка кергән. Суд приставлары шунда эзләп килгәч, ир берүзе яшәвен әйткән. Чыгып барган вакытта приставның күз карашы кием шкафына төшкән, хатын шкаф эчендә яшеренгән булып чыга. Бала кайгысы булмаган анага административ протокол төзегәннәр. Хатынны җиде тәүлеккә административ тоткарланучылар өчен камерага урнаштыралар.

Хәзер аңа җинаять эше ачулары да ихтимал.

 Фото:ГУФССП России по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: