Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2024, 16:35

Ике яшьлек малай тимер акча йоткан

Ун ай эчендә 20 бала шундый хәлгә тарыган.

Ике яшьлек малай тимер акча йоткан
Ике яшьлек малай тимер акча йоткан

Стәрлетамакта бала тимер акча йоткан. Шәһәрнең 1нче дәваханәсе баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итүенчә, кабул итү бүлмәсенә 2 яшь тә 9 айлык баланың әнисе мөрәҗәгать иткән. Ул улының очраклы рәвештә тимер акча йотуы турында сөйләгән.

Рентген  ясагач, табиблар акчаның малайның ашказанда булуын күргәннәр. Балага ашыгыч рәвештә гастроскопия уздырганнар, ул чит предметны алырга мөмкинлек биргән. Манипуляция уздырганнан соң кечкенә пациентны өенә кайтып киткән.

Баш табиб сүзләренчә, агымдагы елның 10 аенда аларның дәваханәсендә 50гә якын чит предмет чыгарылган, аларның 20се 11 айдан 13 яшькә кадәрге балаларның үңәчендә яисә ашказанында булган.

 

Фото:Ильшат Яппаров/vk.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: