Башкортстанда туучылар саны кими, ә менә республиканың бер районында хәл бик борчулы. Бу хакта “Башстат” статистикасы күрсәтә.
Агымдагы елның гыйнварыннан августка кадәр Башкортстанда 22 582 бала туган, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,3 процентка кимрәк. Быел туучылар саны 1 000 кешегә 8,3 тәшкил итте (2023 елда — 8,9).
Республика районнарының берсендә туучылар саны буенча хәл кискен тора. Күгәрчен районында 1 000 кешегә нибары 3,4 бала туу очрагы туры килгән, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 2,5 тапкырга диярлек кимрәк.
Билгеле булуынча, узган ел гыйнвар-август айларында туучылар саны иң түбән булган муниципалитет булып Федоровка районы санала, аның күрсәткече 1 000 кешегә 5,3 тәшкил иткән.
Шулай ук быел туучылар саны буенча Борай (6,1), Федоровка (6,1), Куергазы (6,2) һәм Бәләбәй (6,3) районнарында да борчулы хәл күзәтелә.
Шул ук вакытта иң уңай динамика Бөрҗән (14), Әбҗәлил (11,5), Баймак (11,5), Иглин (11,7), Салават (11,2) районнарында теркәлгән.
Автор фотосы.