Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2024, 11:35

Сигез курс химия терапиясеннән соң...

Яман шеш авыруы кичергән әнинең дүртенче сабые туган.

Сигез курс химия терапиясеннән соң...
Сигез курс химия терапиясеннән соң...

Мәскәү янындагы Раменское дәваханәсе табиблары күкрәгендә яман шеш авыруы кичергән 41 яшьлек хатынга дүртенче баласын табарга ярдәм иткән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күпбалалы әни йөклелекне алып баруда ярдәм сорап медицина учреждениесе белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Ул күкрәгендә онкологик авыру булуын сөйләгән. Савыгу өчен аңа химиотерапиянең сигез курсын узарга һәм сөт бизләренең берсен алдырырга туры килгән, соңрак аны имплант белән алыштырганнар.

"Йөклелекнең башыннан ук пациентканы акушер-гинеколог, онколог, кан тамырлары хирургы составында мультидисциплинар табиблар бригадасы даими күзәтеп торды. Анализларны даими контрольдә тоту нәтиҗәсендә йөклелек уңай үтте", - дип сөйләгән дәваханә табибы Александр Ефанов.

Табиб сүзләренчә, хатын вакытында сәламәт бала тапкан. Аны яңа туган сабые белән бергә өенә кайтарып җибәргәннәр.

 

Фото: Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: