-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 октябрь , 14:45

Балалар бакчасында пешкән...

Ике яшьлек сабый икенче дәрәҗә тән пешүе алган.  

Балалар бакчасында пешкән...
Балалар бакчасында пешкән...

Стәрлетамактагы балалар бакчаларының берсендә  ике яшьлек кыз кичке аш вакытында бик нык пешкән. Бу хакта “Mash Batash” басмасы хәбәр итә.

Чыганак хәбәр итүенчә, кыз аягына кайнар чәй түккән.  Шәфкать туташы беренче ярдәм күрсәткән, пешкән урынга стериль бәйләвеч салган. Аннары әти-әнисе баланы дәваханәгә илткән.

Әнисе сүзләренә караганда, сабый бакчага нибары өч атна гына йөргән. Хәзер икенче дәрәҗәдәге пешү белән өйдә ята.

Кечкенә балалар булган җирдә кайнар ризык белән сак, игътибарлы булыгыз. Өйдә дә табынга бераз суытылган ризыклар куярга тырышыгыз. 

 

Фото:“Mash Batash” басмасы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: