Башкортстаннан ике бертуган сабыйга әти-әни эзлиләр. Ике яшьлек Арслан һәм биш айлык Владислав социаль учреждениегә эләккән.
Арслан бик ягымлы һәм ачык күңелле, өлкәннәрнең игътибарын, ә тагын да мультиклар карарга, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, самокатта йөрергә ярата.
Владислав бик теләп элемтәгә керә. Ягымлы малай ул, эндәшүгә һәрвакыт елмая. Бала актив хәрәкәтләре, тавышы белән өлкәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Барлык балалар кебек үк уенчыклар ярата.
Сез бу сабыйларга гаиләле булырга ярдәм итә аласыз. Аларны булачак әти-әниләре күрсен өчен бары тик шушы язмага репост ясагыз.
Тулырак мәгълүматны Уфада (347) 218-03-62 номеры буенча белергә була.