0 °С
Кар
Салават шәһәрендә яшәүче хатын социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, үсмерләр факел янына килгәннәр һәм утта аяк киеме табаннарын яндыра башлаганнар. Аларны туктатырга тырышуга үсмерләр сүгенү сүзләре белән җавап кайтарганнар. Ә хатын үзләрен видеога төшерә башлагач, хулиганнарның берсе качкан.
"Алай эшләргә ярамый, дигәнне тыңламадылар. Моннан тыш, берсе Мәңгелек утны сүндерүе белән мактанды”, – дип раслый шаһит.
Хәзер әлеге очрак белән полиция шөгыльләнә.
Фото: видеодан скриншот