Күмертауда агымдагы ел башыннан биш игезәк бала туган, дип хәбәр итә үзенең Телеграм-каналында дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле.
Бишенче пар сабыйлары Владислав Радик улы һәм Филүзә Рәфис кызы Тойгилдиннар гаиләсендә дөньяга килгән. Ике кыз туган, әти-әнисе игезәкләргә Арина һәм Дарина исемнәре сайлаганнар. Өйдә кызларны абыйлары Динислам һәм апалары Милана көтә.
Күпбалалы әтигә урындагы ЗАГС бүлегендә балаларының беренче документларын — туу турында таныклык тапшырганнар.
Балаларның сәламәт, бәхетле булып, әти-әни канаты астында үсүләрен телибез!
Фото:ТГ-канал Владимира Спеле