25 октябрьдә Зилаер районының Зилаер авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм иреклеләр йортның мансардасындагы 54 квадрат метр мәйданда барган ут-ялкынны сүндергән.
Йортта 9 кешедән торган гаилә яшәгән. Аларның бишесе – 17, 13, 7, 2 һәм 1 яшьлек балалар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Бу вакытта әниләре һәм ике кечкенә бала өйдә булган. Бәхеткә, йортта автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган була, төтен чыга башлауга ул эшләп киткән. Зыян күрүчеләр юк.
Янгынны сүндерүгә 6 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Балалар һәм әти-әниләре туганнарына урнаштырылган.
Фото: МЧС по РБ