Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 октябрь 2024, 13:00

Беркайчан да артыгын ашатмагыз!

Табиб балалар симерүенең җитди авыруларга китерүе турында кисәтә.

Беркайчан да артыгын ашатмагыз!
Беркайчан да артыгын ашатмагыз!

“Балалар симерүе куркыныч, чөнки ул гипертониягә һәм икенче типтагы шикәр диабетына китерергә мөмкин”, дип белдергән Кырымның Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар эндокринологы Валентина Дивинская.

Табиб билгеләвенчә, симерү –  ул балаларда иң еш очрый торган эндокрин патология.

"Балалар симерүе иртәрәк яшькә күчә бара. Ягъни, хәзер нарасыйларда һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда симерү очраклары теркәлә. Симерүнең авыр формалары ешрак очрый. Болар барысы да хәвефсез түгел, чөнки балачакта бу артык авырлык, ә үскән саен — йөрәк-кан тамырлары куркынычы белән яный. Гипертония авыруы, икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килергә мөмкин, алга таба инсульт һәм инфаркт куркынычы барлыкка килә, — дип аңлата эндокринолог.

Дивинская билгеләп үтүенчә, балаларда артык авырлык белән бәйле проблемалар имезүдә хаталар – һәрвакыт артыгын ашату аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Балалар симерүенең икенче сәбәбе – дөрес тукланмау. Әйтик, иртән балалар мәктәпкә ашыкканда иртәнге ашны ашамый. Төшке аш вакыты җиткәч, зур порцияләр ашый. Болар барысы да “май запасы”на китә. Организм шулай төзелгән. Шуңа күрә туклану, беренчедән, дүрт-биш тапкыр, икенчедән, кечкенә порцияләр белән булырга тиеш. Шул рәвешле ашказаны сузылмаячак", — дип аңлата Валентина Дивинская.

Симерүгә китерә торган өченче фактор — түбән физик активлык.

“Атнага ике тапкыр спорт секциясенә йөрү генә җитми. Баланың һәр көне актив булсын өчен тырышырга кирәк – урамга чыгарга, йөгерергә, саф һавада уйнарга", — дип билгели табиб.

 

Фото: dzr.by

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: