Башкортстанда бер бала җинаятьчеләргә әти-әнисенең банк картасыннан телефондагы кушымта аша 63 мең сум акча күчергән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, мессенджерда балигъ булмаган кыз популяр уенда бонуслар алырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән кызга чыккан. Моның өчен телефондагы барлык кушымталар белән әтисенең яки әнисенең телефон экраны фотосын җибәрергә һәм берничә биремне үтәргә тәкъдим иткәннәр. Кызның әнисе, бернәрсәдән дә шикләнмичә, балага үзенең кесә телефонын биргән. Һәр операциядән соң җинаятьчеләр кыздан экранны төшереп җибәрүен сорый һәм алдагы гамәлне аңлата.
Башта җинаятьчеләр хәбәрләр аша картадагы һәм банк исәбендәге балансны белә. Аннары парольне алыштырып, банкның мобиль кушымтасына керергә кушалар. Бала, шул рәвешле уенда вәгъдә ителгән бонусларны алачагына өметләнеп, билгесез исәпкә 7 мең сумнан 9 тапкыр акча күчергән.
Кыз җинаятьчеләргә телефонны үзеннән алулары һәм ул биремнәрне үтәүне дәвам итә алмаячагы турында хәбәр иткәч, баланы әнисенә полициягә гариза язылачагы һәм аңа ярты миллион сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәге белән куркыталар.
Икенче көнне, барысын да белгәч, кызның әнисе дежур частька мөрәҗәгать итә. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Баланы мошенниклардан саклау өчен, аңа Интернетта хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләргә кирәк:
таныш булмаган кешеләрне дуслыкка кушмаска һәм алар белән язышмаска,
шәхси мәгълүматны беркемгә дә хәбәр итмәскә,
шикле сайтлардан программаларны күчереп алмаска,
шикле сылтамалар буенча күчмәскә,
Интернетта берни дә түләмәскә,
теләсә нинди шикле хәбәр турында өлкәннәргә сөйләргә.
Фото:Управление МВД России по Стерлитамаку