Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 октябрь 2024, 15:00

Туган көненә "бүләк" ясаганнар...

Уфада яшәүче ир 55 яше тулган көнне бик күңелсез хәлгә тарыган.

Туган көненә  "бүләк" ясаганнар...
Туган көненә "бүләк" ясаганнар...

20 октябрьдә Уфа шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек бригадир-төзүчегә  мошенниклар күңелсез “сюрприз” ясаган. Бу көнне ул күтәренке кәефтә булган, якыннарыннан котлаулар кабул иткән. Шул ук вакытта аның телефонына янәсе банктан котлау хаты килгән. Хатта 3000 сум күләмендә бүләк алырга тәкъдим ителгән, ләкин моның өчен гади генә берничә шартны үтәргә кирәк булган.

Башта ир смс-хаттагы сылтама буенча кергән. Бу сылтама банкның рәсми сайтына алып кереп киткән, смс-хәбәрдәге кодны керткән. Аннары ул хезмәтләр сыйфаты турындагы сораштыруда катнашкан.

Әлеге гамәлләр мошенникларга ирнең банк кушымтасын ватарга һәм исәбеннән 120 мең сум акчасын урларга мөмкинлек биргән.

Әти-әниләр, беркайчан да билгесез чыганаклардан килгән сылтамалар буенча күчмәгез! Сак, игътибарлы булыгыз!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: