-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 октябрь , 10:40

Ике йөз көннән дә артып китте...

Ике үсмер март аенда югалган иде.

Ике йөз көннән дә артып китте...
Ике йөз көннән дә артып китте...

Коткаручылар март аенда югалган 14 яшьлек Дамир Әдигамовны инде 214 нче көн эзли. Кичә, 28 октябрьдә, Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе һәм Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының үзәк эзләү-коткару отряды коткаручылары катерда Агыйделнең 16 км акваториясен һәм яр буе линиясен тикшергәннәр.

Дамирны эзләү сулыклар боз белән капланганчы дәвам итәчәк. Бу хакта  «Башинформ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары юстиция майоры Иван Костырев сөйләгән.

"Безнең криминалистика бүлеге бу эш белән беренче көннәрдән үк шөгыльләнә. Әлегә кадәр без эзләү чараларын коткаручылар, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә оештырабыз, – дип сөйләгән Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе вәкиле. –  Төп версия – аларның елгага баруы нәтиҗәсендә суга бату. Бәлки, ул агым бик акрын барган урынга эләгеп, төптәге агач тамырларына эләгеп калгандыр. Шундый ихтималлык бар. Нәрсәдер барыбер табылачак, мәсәлән, кием кисәге, хәтта бер-ике һәм аннан да күбрәк елдан соң да. Елга боз белән капланганчы эзләячәкбез. Һәм киләсе елда эзләүләр шулай ук, әгәр бу эш нәтиҗәгә китермәсә, дәвам итәчәк”, – дигән ул.

Фото: УГЗ по Уфе

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: