Цирктагы пантера Иркутск өлкәсендә өч яшьлек малайга һөҗүм иткән. Билгеле булуынча, кич белән әтисе улын, кыргый хайваннар белән берничә фотография ясау өчен, «Дикий драйв» циркына алып килгән.
Моның өчен ул цирк җитәкчелеге белән алдан ук сөйләшеп куйган. Бу көнне бернинди тамаша да булмаган.
Әтисе улын күтәреп, Пантера белән фотога төшәргә уйлаган, шул вакытта ерткыч малайга ташлана һәм баланы җитди җәрәхәтли. Хәзер малай дәваханәгә озатылган.
Төбәк Тикшерү комитетында малайның гомеренә берни дә янамый, дип хәбәр итәләр. Бу очрак буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: РИА “Новости”