-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 октябрь , 16:25

Өйдән генә эшләсеннәр!..

Русиядә хатын-кызларны “удаленка”га күчермәкчеләр.

Өйдән генә эшләсеннәр!..
Өйдән генә эшләсеннәр!..

“Русия ветераннары” иҗтимагый хәрәкәте активистлары Русия хакимиятенә барлык эшләүче хатын-кызларны читтән торып эшләү форматына күчерү үтенече белән мөрәҗәгать юллаган. Аларның сүзләренә караганда, бу илдә туучылар санын арттырырга тиеш. Бу хакта җәмәгатьчеләр башлыгы Эльдар Рәҗәповка сылтама белән “Shot” телеграм-каналы хәбәр итә.

“Бүген демографик хәлне ныгытырга ярдәм итә торган шартлар тудырырга кирәк, бу дәүләт ярдәме мәсьәләсе генә түгел, ә хезмәт өлкәсендә сыгылмалылык мәсьәләсе дә”, — дип аңлата активист.

“Русия ветераннары” хәрәкәте рәисе белдерүенчә, яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң, “миллионлаган хатын-кыз” бер үк вакытта эшли дә, балалар тәрбияли дә алачак.  Мондый эш алымы әниләргә үз карьерасын төзергә һәм тормыш сыйфатын югалтмаска мөмкинлек бирәчәк.

Җәмәгать эшлеклеләре Дәүләт думасына, Федерация Советына һәм Русия Президенты Хакимиятенә тиешле тәкъдимнәр юллаган да инде. Нигездә, бухгалтерларны, маркетологларны һәм IT-белгечләрне читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим ителә.

Рәҗәпов шулай ук читтән торып эшләү һәм бала табуның үзара бәйләнеше турында әйтелгән фәнни тикшеренүләр турында искә төшерде. Мәгълүматларга караганда, өйдән эшләүче хатын-кызлар офистагы хезмәттәшләренә караганда ешрак әни була.

 

Фото: mf.b37mrtl.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: