Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 ноябрь 2024, 16:25

Балаларны куркытырга гына теләгән дә соң...

62 яшьлек ир хәзер суд юлында йөри.

Балаларны куркытырга гына теләгән дә соң...
Балаларны куркытырга гына теләгән дә соң...

Уфаның Калинин районы прокуратурасы 62 яшьлек иргә карата “хулиганлык” һәм “хулиганлык нияте белән корал кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү” мәддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, июльдә Шакша микрорайонындагы Касыйм урамында үз фатирында булган ир балалар мәйданчыгында уйнаган дүрт баланы күргән. Балалар яңгырдан подъезд козырегы астына качкан, аларның тавышлары һәм кычкырып көлүләре ирнең ачуын китергән. Шунда ул пневматик винтовкадан бер тапкыр аткан һәм, 10 яшьлек кызның уң як ботына эләгеп,  сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән.

Гаепләнүче өлешчә гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Калинин районы судына җибәрелгән.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, пневматик коралдан 10 яшьлек кызны яралаган ирне хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджердагы "аватарка"сы буенча ачыклаганнар. Хокук сакчылары мессенджерда йорт чатын тикшергәннәр. Шунда аларның игътибарын ирнең „аватарка“дагы фотосы җәлеп иткән. Аның әлеге подъезд яисә йорт буенча “старший” булуы ачыкланган. Сорау ала башлагач, ир ялганлап тормаган, шул көнне атканын әйткән, оптикалы пневматик коралын тартып чыгарган. Ул бу гамәлен болай аңлаткан: балалар бик шаулаган, аңа да, аның хатынына да тынычлык бирмәгәннәр, шуңа күрә ул аларны куркытырга булган. 30 метр ераклыктан аткан, тик пуля кызның аягына тигән...

 

Фото:МВД по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: