Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 ноябрь 2024, 22:45

Көчле җил мәктәп түбәсе калайларын алып очырган

Бүген Башкортстанның берничә районында җил-давыл котырган.

Көчле җил мәктәп түбәсе калайларын алып очырган
Көчле җил мәктәп түбәсе калайларын алып очырган

Бүген Шаран районының Иске Тумбагыш авылында көчле җил 234 квадрат мәйдандагы мәктәп түбәсеннән өлешчә профнастилларны алып ташлаган.

Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе оператив төркеме эшли. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Шулай ук профнастил коймага да зыян килгән. Төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Хәл контрольдә тора.

Билгеле булуынча, Башкортстанда көчле җил көтелүе, аның секундына 25-27 метрга җитүе турында шторм кисәтүе игълан ителгән иде.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: