Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев үзенең телеграм каналында хәбәр итүенчә, соңгы вакытта ведомствоның “кайнар линия” телефонына кесә телефоннары сатып алучылардан мөрәҗәгатьләр еш килә башлаган. Халык кесә телефоны сатып алганда кулланучы кесәсеннән түләнергә тиешле өстәмә хезмәтләрне тагуларына зарлана.
Алексей Гусев белдерүенчә, бу хезмәтләрдән баш тартырга мөмкин, хәтта килешүгә инде кул куелган булса да. Моның өчен гариза язарга һәм аны сатучыга тапшырырга, ә күчермәсен сакларга кирәк. Мондый гаризаны әзерләүдә Сәүдә министрлыгында ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр, моның өчен шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки 8 (347) 218-09-78 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар эш вакытында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.
Моннан тыш, ведомство кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия оештыра. Ноябрь аенда ул товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләренә багышланачак. Белгечләр гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларына җавап бирәчәк, сыйфатлы продукцияне ничек сайларга кирәклеге турында сөйләячәк, консультация һәм киңәшләр бирәчәк.
Автор фотосы.