-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 ноябрь 2024, 11:50

Укучы баланы урлый язганнармы?

Уфа районында шаккатмалы хәл булган.

Укучы баланы урлый язганнармы?
Укучы баланы урлый язганнармы?

Уфа районындагы “Михайловка Green Place” торак комплексында яшәүчеләрне билгесез кешенең мәктәп укучысын урларга омтылуы турындагы мәгълүмат куркыткан.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Хәл болай булган. Янәсе билгесез ир-егет укучы кызны кулыннан тотып, алып китергә маташкан. Ләкин кыз аны тешләп, ычкынып китә алган. Укучы өенә йөгереп кайткан һәм әлеге куркыныч хәл турында әти-әнисенә сөйләп биргән. Ә алар полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр. Булган хәл турында биредә яшәүче халык белгән, мәгълүмат тиз арада мессенджерларда таралган. Хәбәрләрдә “җинаятьче”нең билгеләре  күрсәтелгән: башлык, кара куртка, перчаткалар, кояштан саклаучы кара күзлек, авызын каплап торган свитер кигән. Аның төс-кыяфәте буенча 27 яшьләр тирәсе булуы билгеләп үтелгән.

“Башинформ"  агентлыгы әлеге очрак уңаеннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары ачыклануынча, бернинди дә урлау омтылышы булмаган.

"Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенә Уфа районында яшәүчеләрдән билгесез кешенең аларның балигъ булмаган кызларын урларга тырышуы турында хәбәр килде. Соңыннан полиция хезмәткәрләре ата-аналар белән берлектә урлау омтылышы турындагы тарихның уйдырма булуын ачыклаган. Булган мәгълүматларга караганда, кыз бу хәлне дәресләр калдырган өчен әти-әнисе ачуланыр дип куркудан сөйләгән. Вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, кыз һәм аның әти-әнисе профилактик чаралар кабул итү өчен полиция бүлегенә чакырылган”, - дип җавап биргәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: