-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

14 яшьлек үсмерне су астында эзләү туктатылды

Бу хакта Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 яшьлек үсмерне су астында эзләү туктатылды
14 яшьлек үсмерне су астында эзләү туктатылды

Уфа коткаручылары елга өстен боз каплау чоры башлану сәбәпле, эзләү эшләрен тукта, дип хәбәр итә Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте.

Агымдагы елның март азагында югалган 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзләү һава шартларына бәйле рәвештә үзгәрде. Әмма, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, коткаручылар боз катып киткәнче эзләүләрен дәвам итәчәк, һава шартларына карап, көн саен эзләячәкләр.

Элегрәк Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция майоры Иван Костырев: "Агыйделне боз каплаганчы эзләячәкбез. Әгәр бу эш нәтиҗәгә китермәсә, киләсе елда эзләүләр шулай ук дәвам итәчәк”, - дип белдергән иде.

 

Фото:Шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: