-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балага гаилә җылысы кирәк!

Башкортстанда 10 яшьлек кыз өчен әти-әни эзлиләр.

Балага гаилә җылысы кирәк!
Балага гаилә җылысы кирәк!

Һәр сабый әти-әни кочагында үсәргә, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Башкортстанда 10 яшьлек Милана өчен бала ярата торган гаилә эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырган.

Милананы изге күңелле, актив һәм кызыксынучан кыз, диләр. Ул үзен якларга һәм куелган максатларга ирешергә өйрәнгән. Милана әти-әниле булу турында хыяллана.

Тулырак мәгълүматны Уфада (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә була.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: