-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Фатирын сатарга ашкынган

Уфада пенсионерны җитәкләп полиция бүлегенә китергәннәр.

Фатирын сатарга ашкынган
Фатирын сатарга ашкынган

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Уфада күчемсез милек агентлыгы директорына пенсионер ир шалтыраткан. Ул кыска вакыт эчендә фатирын сатарга кирәклеге, абыйсы янына башка шәһәргә күчеп китәчәге турында сөйләгән. Берничә сәгатьтән күчемсез милек буенча эксперт документлар белән танышу өчен аның өенә килгән. Әңгәмә вакытында ул пенсионерның мошенниклар йогынтысында булуын сизенгән. Тик ир аферистлар белән сөйләшүен кире каккан.

Алга таба килешүне рәсмиләштерү өчен алар банкта очрашкан. Килеп чыккан техник сәбәпләр аркасында, иргә түләүне раслау өчен акчаны күчерергә тәкъдим иткәннәр, ләкин пенсионер баш тарткан һәм аңа бары тик кулдагы акча кирәклеген әйткән. Күчемсез милек агентлыгы директоры килешүне рәсмиләштерү белән ашыкмаска уйлап, пенсионерны Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 7нче полиция бүлегенә алып килгән. Аның шикләнүләре чыннан да расланган. Полиция хезмәткәрләре пенсионерның мошенникларга ышанып, фатирын сатып җибәрергә җыенуын ачыклаган.  Пенсионер аферистларга ышанып, 300 мең сумнан артык акчасын ялган исәпкә күчереп өлгергән. Икенче адым – фатирын сатарга тиеш булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан иргә ярдәм иткән һәм мошенниклык схемасын булдырмый калган өчен агентлык директорын бүләкләү турында карар кабул ителгән.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: