-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Телефон экраны кинәт кап-кара булды...”

Сак булыгыз! Мошенниклардан яңа хәйлә!

“Телефон экраны кинәт кап-кара булды...”
“Телефон экраны кинәт кап-кара булды...”

Полициянең дежур частена Нефтекамада яшәүче 67 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында аның гаризасы буенча гражданнарның банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы теркәлгән.

Ачыклануыча, хатынга мессенджерда шалтыратканнар, алар үзләрен “Энергосбыт” компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган, электр счетчигын алыштыру вакыты җитүе турында хәбәр иткәннәр. Түләүсез хезмәтләр һәм кешбэк алу өчен хатынга ниндидер кушымтага керү өчен сылтама җибәргәннәр.

Ул бу кушымтаны телефонына урнаштыру белән экран кап-кара булган һәм телефон блокланган. Вакыт узгач, хатын  сим-картаны чыгарырга уйлаган һәм соңыннан телефонны яңадан кабыза алган. Пенсионер телефонын тикшергәч, банк исәпләреннән акчаларның алынуын ачыклаган. Моннан тыш, мошенниклар аның шәхси дәүләт хезмәтләре кабинетына да кергән.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Теләсә нинди сылтамалар буенча кермәгез, шикле кешеләр белән телефоннан сөйләшмәгез, сак булыгыз, дуслар.

 

Фото:МВД по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: