Кичә, Әниләр көнендә, Санкт-Петербургның “Горьковская” метро станциясендә бер хатын бала тудырган. Аңа метрополитен хезмәткәрләре ярдәм иткән. Әни кешене һәм яңа туган нарасыйны табибларга тапшырганнар. Бу хакта “Петербургский метрополитен” предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Бүген "Горьковская" да гаҗәеп вакыйга булды, аны, мөгаен, метрополитен хезмәткәрләре озакка истә калдырыр. Бөтендөнья Әниләр бәйрәмен билгеләгән көнне пассажирларның берсенең платформада малае туды", - диелә хәбәрдә.
Яшь хатынның тулгагы поездда ук башланган, ул “Горьковская” метро станциясе платформасына чыккан. Станция хезмәткәрләре шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин, табибларны көтеп тормыйча, алар хатынга беренче ярдәм күрсәткән һәм баланы кабул иткәннәр.
"Бу башка сыймаслык хәл булды! Без барыбыз да шок хәлендә идек, әмма әнигә ярдәм итәргә тырыштык”, — дигән станция буенча дежур Евгения Бордачева.
Фото: ont.by