Башкортстанда күпбалалы гаиләне янгыннан коткарганнар. Кичә Стәрлетамак районының “Эдельвейс” бакчачылык ширкәтендә ике катлы бакча йортында янгын чыккан. Янгын чыккан вакытта йортта ирле-хатынлы пар һәм аларның дүрт баласы булган.
Гаилә башлыгы 15, 13 һәм 4 яшьлек өч баласын өйдән эвакуацияләргә өлгергән, ә аннары икенче катта булган хатынын һәм кечкенә баласын коткару өчен яңадан өйгә йөгереп кергән. Ут бик тиз таралган, һәм беренче кат төтен белән тулган. Ир тән пешүләре алган, ләкин хатыны янына барып җитәргә өлгергән.
Шул мизгелдә күрше хатыны төтен күреп, ирен ярдәмгә чакырган. Алар баскыч күтәреп, бергәләп күршеләренә йөгергәннәр. Бу вакытта йорт янына башка күршеләр, шулай ук Стәрлетамак янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. Баскычны икенче кат тәрәзәсенә куеп, башта 2 яшьлек кызны, ә аннары аның әти-әнисен коткарганнар. Күршеләре һәм янгын сүндерүчеләр ярдәме белән гаиләдә барысы да исән калган.
Урынга килгән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән, ләкин йорт бик нык янып өлгергән. 36 яшьлек ир II-III дәрәҗә тән пешүләре белән дәваханәгә озатылган, табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяләгән.
Фото: МЧС по РБ