-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Көн саен башын тукмаган

Сыйныфтагы яңа укучы, аңын югалтып, дәваханәгә эләккән.

Көн саен башын тукмаган
Көн саен башын тукмаган

Иглин укучысы мәктәптә кыйналганнан соң баш сөяге-мие җәрәхәте белән дәваханәгә эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдә “Моя Уфа” төркеме хәбәр итә.

Алинә Иглин авылының 2нче мәктәбенә укырга сентябрь аенда килгән. Һәм укуның башлану белән ук кызның сыйныфташы София белән мөнәсәбәтләре җайга салынмый. Кыз яңа сыйныфташы Алинәне кимсеткән, аның белән конфликта кергән, көн саен башына суккан. Сәбәбен гади генә аңлаткан: "Миңа синең ничек киенүең ошамый", "Син сыйныфта яңа кеше", "Син аңгыра" һәм башкалар.

Алинәнең әтисе мәсьәләне сыйныф җитәкчесе аша хәл итәргә тырышып каравын, әмма барып чыкмавын әйткән. Моннан өч көн элек Алинәне ашыгыч ярдәм машинасында бию белән шөгыльләнү өчен залдан алып киткәннәр. Ул инде баш авыртуына түзә алмаган һәм аңын югалткан. Кызга ябык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозын куйганнар. Алинәнең әтисе полициягә гариза язган.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: