-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Белка” хуҗасын көтә...

Аның 59 яшьлек хуҗасы велосипедта бозлы су астына төшеп киткән.

“Белка” хуҗасын көтә...
“Белка” хуҗасын көтә...

Коткаручылар инде дүртенче көн Караидел районында боз астына төшеп киткән ирне эзлиләр. Хуҗасы су астына киткән урында аны тугры эте көтеп тора, дип хәбәр иткән социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов.

Караидел елгасында эзләүләр һава мендәрендәге суднолар ярдәмендә алып барыла.  Водолазлар елга  төбен 7 метрдан артык тирәнлектә тикшерә. Һавадан вертолет хәлне күзәтә.

"Коткаручылар әлегә велосипедны гына тапкан һәм су төбеннән күтәрә алган. Бу көннәрдә “Белка” кушаматлы эт үзенең хуҗасын фаҗига булган урыннан ерак түгел урында көтә. Якыннарыныңаны өенә алып кайтырга тырышуларына карамастан, тугры дусты хуҗасын исән –сау каршы алуга өметен өзми", - дип язган  Кирилл Первов.

Билгеле булуынча, фаҗигале хәл 24 ноябрьдә булган иде. Велосипедка утырган яшьлек ир өенә кадәр юлны кыскартырга тырышып, Караидел елгасы аша узарга ниятли, анда боз калынлыгы нибары 2 сантиметр була. Кызганычка каршы, ир боз астына китеп, суга батып үлә.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты  матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: